Вакыйгалар 27 гыйнвар — КПССның Татарстан өлкә комитеты пленумы 1958 елда расланган «Татар гомумбелем мәктәпләрендә эшнең торышы һәм яхшырту чаралары турында» карарын гамәлдән чыгара. 5 февраль — Туймазы эшчеләр бистәсе шәһәр статусына ирешә. 7 март – АКШ диңгезчеләре Әсхәт Җиһаншин утырган Т-36 үзйөрешле баржаны коткара. 13 апрель — РСФСР Министрлар Шурасы карары белән Идел-Чулман тыюлыгы оештырыла. 22 май — Көньяк Америкада Бөек Чили җир тетрәве фаҗигасы уза. 7 июнь — Согуд Гарәбстанында хатын-кызлар мәгарифкә хокук ала. 11 июль — Франция Бенин, Нигер, Буркина-Фасо, Чад, Конго һәм башка илләргә бәйсезлек бирергә риза булуы турында хәбәр итә. 1 август — Дагомея (хәзерге Бенин) бәйсезлеге игълан ителә. 13 август — Үзәк Африка Җөмһүрияте Франциядән бәйсезлеген игълан итә. 16 август — Кипр бәйсезлеген игълан итә. 25 август — Румда XVII Олимпия уеннары башлана. 22 сентябрь — Мали Франциядән бәйсезлекне яулый. 26 сентябрь — Фидель Кастро БМО тарихында иң озын монолог сөйли (4 сәгать, 29 минут). 24 октябрь — «Байкоңгыр» космодромында ракета шартлый.
Туулар
10 гыйнвар — Салават Фәтхетдинов, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты. 13 гыйнвар — Ольга Васильева, Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф министры (2016). 2 февраль — Салават Юзеев, язучы, режиссер. 18 февраль — Минсәет Таҗетдинов, классик көрәштә Европа чемпионы, дөнья чемпионатының көмеш призеры. 23 февраль — Нарухито, Япониянең тәхет варисы. 7 март — Ренат Шәрибҗанов, музыкант һәм популяр җырлар авторы (Мәскәү). 28 март — Фирүзә Җамалетдинова, татар язучысы, журналист. 21 апрель — Идрис Газиев, татар җырчысы. 26 апрель — Илья Артамонов, рәссам, Тукай премиясе (2016). 13 май — Миләүшә Таминдарова, хор җитәкчесе. 14 май — Гайфулла Абзалов, 1990 елларда популяр булган композитор, автор-башкаручы. 29 май — Әмир Камалиев, артист, драматург. 30 май — Хәния Фәрхи, җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты. 1 июнь — Виталий Агапов, җырчы, продюсер, җәмәгать эшлеклесе, ТР халык артисты (2010). 12 июнь — Илдус Нәфыйков, ТР прокуроры (2013 елдан). 21 июнь — Ринат Гобәйдуллин, дәүләт эшлеклесе. 4 июль — Заһид Мәхмүди, татар язучысы. 11 август — Зөлфәт Хәким, җырчы, драматург. 27 август — Рөстәм Галиев, Түбән Кама татар театры режиссеры, директоры. Татарстанның халык артисты (2011), атказанган сәнгать эшлеклесе (2006). 28 август — Алсу Тимергалина, рәссам. 1 сентябрь — Нурулла Гариф, татар язучысы, тарихчы-галим, тарих фәннәре кандидаты. 4 сентябрь — Гөлдания Хәйруллина, җырчы, Татарстанның атказанган артисты. 11 октябрь — Венера Шакирова, Камал театры актрисасы. 12 октябрь — Алексей Кудрин, 2000—2011 елларда Россия Федерациясенең финанс министры. 22 октябрь — журналист, шагыйрь Мирһади Разов дөньяга килә. 2 ноябрь — Булат Нәсыйхов, театрның баш рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Вафатлар
5 февраль — Абруй Сәйфи, педагог, журналист, тәрҗемәче, язучы, Сталин репрессияләре корбаны. 7 апрель — Каюм Поздняков, беренче татар кинорежисеры. 7 октябрь — Василий Горохов, педагогика фәннәре докторы, КДПИ профессоры. 8 ноябрь — Александр Васильченко, очучы-сынаучы, Советлар Берлеге каһарманы.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Сибгат Хәким, татар шагыйре. Хәй Вахит, татар драматургы. Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле. Бурлай Алексей Петрович, рәссам. Рәфкать Бикчәнтәев, режиссер. Сабир Өметбаев, режиссер.
Чыганаклар
Төркем:1960 ел Төркем:Еллар