Вакыйгалар Гыйнвар 26 гыйнвар — Финляндиянең тугызынчы президенты буларак Мауно Койвисто сайлана.

Февраль 15 февраль — Ньюфаундленд янында чыккан давыл нәтиҗәсендә нефть платформасы бата, 84 кеше һәлак була.

Март 1 март — ССРБ-ның «Венера-13» галәм җиһазы Венера планетасына утыра. 9 март — Ирландия премьер-министры булып Чарльз Хоги сайлана. 23 март — Гватемалада хәрби түнтәрелеш. 24 март — Бангладешта хәрби түнтәрелеш.

Апрель 2 апрель — Фолкленд утраулары өчен Бөекбритания һәм Аргентина арасында сугыш башлана. 17 апрель — Бөекбритания патшабикәсе Елизавета II Бөекбританиядән тулы бәйсезлек биргән яңа Канада конституциясен игълан итә. 24 апрель — Евровидение 1982 бәйгесендә Алмания вәкиле Nicole җиңү яулый. 29 апрель — Кытай халык саны бер миллиардны уза.

Май 24 май — Юрий Андропов СБКФ ҮК сәркатибе булып билгеләнә. 30 май — Испания НАТО-га 16-нчы әгъза булып керә.

Июнь 6 июнь — Будапешт Рубик кубигын җыю буенча беренче дөнья чемпионаты уза. 6 июнь — Ливан сугышы башлана: Исраил гаскәрләре, Көньяк Ливанга һөҗүм итеп, Бәйрут янына киләләр. БМО Иминлек Шурасы Исраилдән гаскәрләрен Ливаннан чыгарырга таләп итә. 13 июнь — Испаниядә футбол буенча Дөнья чемпионаты ачыла. 14 июнь — Тынычлык килешүе белән Фолкленд сугышы тәмамлана.

Июль 6 июль — XX гасырның иң озын ай тотылуы. Ул дәвам итә. 11 июль — Футбол буенча Дөнья чемпионаты финалында Италия такымы 3:1 исәбе белән АФҖ такымын җиңә.

Сентябрь 14 сентябрь — Бәйрутта Ливан президенты Башир Җмайель үтерелә. 19 сентябрь — Скотт Фалман (АКШ) беренче булып смайликларны кулланырга тәкъдим итә. 21 сентябрь — БМО тәкъдиме буенча беренче тапкыр Халыкара тынычлык көне билгеләнә.

Октябрь 13 октябрь — Аурупада Ford Sierra автомобилен җитештерүне башлыйлар. 27 октябрь — Кытай үз халык саны бер миллиардны узган дип игълан итә.

Ноябрь 3 ноябрь — Камерунда түнтәрелеш. 27 ноябрь — Япония премьер-министры булып Ясухиро Накасонэ билгеләнә.

Декабрь

26 декабрь — TIME журналы ел кешесе дип санакны атый.

Туулар

Сәет Бурятский (Александр Тихомиров) — шәех, ислам теологы һәм фундаментализмга өндәүче. 3 гыйнвар — Анна Кузнецова, балалар омбудсмены. 8 гыйнвар — Гүзәл Уразова, Татарстанның атказанган артисты. 13 март — Гүзәл Сәгыйтова, тележурналист, мәдәният һәм дәүләт эшлеклесе. 20 март — Эльмира Галимова, композитор, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты. 22 апрель — Кака, Бразилия футболчысы. 30 апрель — Кирстен Данст, АКШ актрисасы. 25 май — Илфир Якупов, Камал театры директоры. 9 июнь — Мамука Бахтадзе, премьер-министры (2018). 9 июнь — Рәдиф Кашапов, журналист, музыкант. 24 июнь — Николай Никифоров, Татарстан һәм Русия чиновнигы. 30 июнь — Энҗе Авзалова, шагыйрә. 14 июль — Илдар Дадин, сәяси активист, элек — сәяси тоткын. 21 сентябрь — Марат Измайлов, футболчы, Россия чемпионы. 4 октябрь — Ленар Шәех, татар шагыйре, журналист. 3 ноябрь — Евгений Плющенко, Россия фигуристы, Олимпия чемпионы. 19 ноябрь — Зөлфәт Зиннуров, татар җырчысы, тапшырулар алып баручы. 12 декабрь — Гөлчәчәк Гайфетдинова, Татарстанның атказанган артисты (2016). 19 декабрь — Гөлүсә Батталова, шагыйрә, прозаик, драматург, телләр белгече. Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты (2018).

Вафатлар

25 гыйнвар — Михаил Суслов, консерватив яклы ССРБ сәясәтчесе. 8 июнь — Исмай Шәмсетдинов, композитор. 10 июнь — Гала Дали, рәссам Сальвадор Далиның музасы. 19 июнь — Җәүдәт Ильясов, татар язучысы. 29 август — Ингрид Бергман, киноактриса. 29 сентябрь — Гатаулла Минаев, Советлар Берлеге Каһарманы, партизан. 8 октябрь — Гайнан Әмири, фронтовик шагыйрь. 20 октябрь — Идрис Туктар, татар язучысы. 10 ноябрь — Леонид Брежнев, СБКФ ҮК генераль сәркатибе. 3 декабрь — Юныс Әминов, татар драматургы, язучы. 29 декабрь — Габделхәннан Сафа, Япония кино һәм телевидение актеры, теле- һәм радиоалыпбаручы.

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ибраһим Нуруллин, татар язучысыhttp://gabdullatukay.ru/tat/index.php?option=com_content&task=category&sectionid=29&id=89&Itemid=81.

Чыганаклар

* Төркем:Еллар