Урта Әләзән () — Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан зур татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9 Райондагы өч татар авылының берсе. Дөньядагы иң зур татар авылларыннан.
Географиясе
Авыл Әләзән елгасы ярында, район үзәге Городищедан 32 км ераклыкта урнашкан.
Атамасы
Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо — «түбән үзән каберлеген» аңлата. Үзән — Идел буе болгарлары белән бәйле атама, шул чордагы бортас шәһәрләрен берләштерүче юлны аңлаткан.
Тарих Авыл рәсми рәвештә 1681 елның 5 сентябрендә Темников татарлары тарафыннан бу җирләрдә аларга җир бүлеп бирелгәч нигезләнә.Онлайн — энциклопедия Tatarica Сембер өязенең Завальный станына кергән.
Урта Әләзән татар авылы буларак беренче тапкыр 1700 елда телгә алына.
XIX гасыр азагында авылда 80 Алтын Урда тәңкәсеннән торган хәзинә табыла (XIII гасырның 2нче яртысы — XIV йөзнең ахыры). Ул вакытта авылның хәзерге урыныннан берничә километр ераклыкта, казу эшләре вакытында үзәк җылыту системалары булган, бүгенге көнгә кадәр тикшерелмәгән татар дәүләтенең башкаласы табылган (район үзәгенең көнчыгыш өлешенә — Городище шәһәренә тоташкан Юл авылы, борынгы татар шәһәре урынында нигезләнгән).
1780 елдан Сарытау губернасының Кузнецк өязе Дубровск волосте составында.
XIX гасыр уртасында авылда 3 мәчет, су тегермәне булган.
1886 елда авылда 302 йорт, 2 кибет була, бер ревизия җанына 4,4 дисәтинә сөрүлек, 403 эшче ат, 194 сыер, 969 сарык, 69 кәҗә туры килә.
1911 елда — 626 йорт, 4 мәчет, 3 мәктәп.
Сугыштан соңгы чорда (1950—1970 елларда) Ленинградта һәм Мәскәүдә яшәүче кайбер татарлар улларын урта Әләзәнгә Ислам нигезләренә укырга озатканар.
Халкы
Урта Әләзәндә 2011 елның 10 аенда 122 бала дөньяга килгән. 700 гаиләдә ким дигәндә өч бала тәрбияләнә.
Милли составы (2010): татарлар — 99,3 %.
Шәхесләр
Фатыйх Бәхтиев (1905―1982), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954). Ислам Дашкин (1978), Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (2011 елдан). Мөкаддәс Бибарсов (1960), имам, мөфти. Илһам Бибарсов (1981), имам-хатыйб, баш имам-мөхтәсиб. Җитештерү тармагы Авылның территориясе 994 га. 4 тегермән, май сугу цехы., тегү цехы, йортлар төзү цехы бар. Мәдәният йорты, 11 мәчет, мәдрәсә, 2 урта мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, сырхауханә, даруханә, 24 кибет, кафе-ашханә, бильярд, 3 ягулык салу станциясе эшли.Генеральный план села Средняя Елюзань Городищенского муниципального района Пензенской области. Том 1. Пояснительная записка. (на сайте Министерства регионального развития РФ в портале ФГИС ТП).
Мәгариф Урта Әләзәндә ике мәктәп бар. Беренче санлы мәктәптә — 767, икенче санлысында 470 бала белем ала.
Мәктәптә бөтен юнәлешләр дә үстерелә. Программа кысаларында футбол мәйданчыгы төзедек. Кыш көне ул хоккей мәйданчыгына әверелә.
Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә.
Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли. Бирегә йөрүче кызлар татар милли киемнәренең сызымын сызып, тегеп сата.
Искәрмәләр
Чыганаклар Пенза өлкәсе татар авыллары.
Әдәбият Марданов Р. Т., Китаева Н. Б. Средняя Елюзань. Страницы истории самого крупного татарского села России. Казань, 2006.
Төркем:Пенза өлкәсе татар авыллары Төркем:Городище районы торак пунктлары (Пенза өлкәсе)