Равил Шиһап улы Шәрәфиев — Камал театры актеры, Русиянең (1988) һәм Татарстанның (1978) халык артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М. Җәлил (1978) М. Сәлимҗанов (2023) исемендәге бүләкләре лауреаты.

Биографиясе

1938 елның 5 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендә­ге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый. Аннары татар академия театрында эшли башлый.

2024 елның 20 июнендә (86 яшендә) Камал театры сәхнәсендә Флорид Бүләков әсәре буенча куелган «Сөясеңме, сөймисеңме...» спектаклендә Спектакль Cөясеңме, сөймисеңме... Карт ролендә уйнап, сәхнә белән хушлашаЗөлфия Шәвәлиева. Равил Шәрәфиев сәхнә белән хушлашты: «Бүген – соңгы сәхнәгә чыгышым, ә театр яшәсен». Интертат, 21.06.2024.

Рольләре Театрда Спектакль Спектакль авторы Равил Шәрәфи роле «Без аерылышмабыз» Шамил Шаһгали Яхъя «Гүзәлем Әсәл» Чыңгыз Айтматов Михаил «Американ» Кәрим Тинчурин Искәндәр «Назлы кияү» Кәрим Тинчурин Рәшит «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин Галәви «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин Хәзрәт «Чамасына күрә чарасы» Уильям Шекспир Герцог «Тискәрегә авызлык» Уильям Шекспир Петруччо «Җырланмаган җыр» Мостай Кәрим Низам «Ташлама утны, Прометей!» Мостай Кәрим Адәмшаһ «Банкрот» Галиәсгар Камал Сираҗетдин «Кол Гали» Нурихан Фәттах Хаҗибәк «Гөлҗамал» Нәкый Исәнбәт Әкми «Зифа» Нәкый Исәнбәт Балтаев «Хуҗа Насретдин» Нәкый Исәнбәт Хуҗа «Әлдермештән Әлмәндәр» Туфан Миңнуллин Әҗәл «Диләфрүзгә дүрт кияү» Туфан Миңнуллин Исмәгыйль «Дуслар җыелган җирдә» Туфан Миңнуллин Рафис «Хушыгыз!» Туфан Миңнуллин Рафис «Илгизәр + Вера» Туфан Миңнуллин Ислам «Ябырылу» Леонид Леонов Федор «Һаваларда йолдыз» Максим Горький Башкин «Бирнәсез кыз» Александр Островский Робинзон «Су төбендә сөйгәнем» 3өлфәт Хәким Мәрдәнша «Зөләйха» Гаяз Исхакый Гыймади «Тол ханымда тукталыш» Эжен Лабиш Теодор «Фигароның өйләнүе» Пьер Бомарше Альмавива «Гаугалы гаилә» Эдуардо де Филиппо Антонио «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев Әнсәр «Ут күршеләр» Салават Юзеев Вәлиулла «Арбалы хатыннар» Зәки Зәйнуллин Кара Гобәй «Ханума» Авксентий Цагарели Кнәз Пантиашвили «Өч сеңел» Антон Чехов Иван Романович Чебутыкин «Тәкъдир» Педро Кальдерон (Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе) Басилио

Фильмнарда «Беренче театр» «Бөркетләр» «Югалту»

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1978 ― Татарстан АССР халык артисты 1988 ― РСФСР халык артисты 1992 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 2019 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медале белән беренче булып Минтимер Шәймиев бүләкләнде. Татар-информ, 19.12.2019 2023 ― «Дуслык» ордены ― театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Минниханов встретился с юбилярами – народными артистами Шарафеевым и Тазетдиновым. Татар-информ, 7.04.2023 2023 ― Марсель Сәлимҗанов премиясеРузилә Мөхәммәтова. Марсель Сәлимҗанов премиясе яңа лауреатларга тапшырылды. Татар-информ, 7.11.2023 Искәрмәләр

Сылтамалар

Камал театры сайты «Сагынмасам да, оныта алмыйм» Балачак хатирәләре Равил Шәрәфиев: «Тизлек яратканга җәяү йөрим» Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләл, Рәшит Сабиров катнашында «Чаткылар» пьесасыннан өзек

Шулай ук карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:РСФСР халык артистлары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:Шәхесләр:Балык Бистәсе районы Төркем:Щепкин театр укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Марсель Сәлимҗанов премиясе лауреатлары