Айдар Хафиз, сәхнә псевдонимы, тулы исеме Айдар Садри улы Хафизов (20 май, 1943 ел, Питрәч районы, Күн авылы — 2020 елның 13 декабре, РФ, ТР, Казан) — Камал театры артисты, Татарстанның халык (2001), РФ атказанган (2014) артисты.
Биография 1970 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Камал театрында эшли башлый, соңрак төрле урыннарда: 1971-1974 елларда Ленин исемендәге мәдәният сараенда — режиссер, 1974-1975 елларда Курчак театрында — администратор, 1975-1976 елларда филармониядә — нәфис сүз сөйләүче, 1976-1978 елларда Республика күчмә театрында артист булып эшли. 1978 елдан — Татар академия театрында.
Хәтер 2024 елда Питрәч районы Күн авылы мәдәният йортына Айдар Хафизов исеме бирелгәнЗөлфия Шәвәлиева. «Милләткә хезмәт иткән чын татар улы»: Питрәчтә Айдар Хафизов исеме мәңгеләштерелде. Интертат, 17.05.2024. Искәрмәләр
Чыганаклар Хафизов Айдар Садри улы. Камал театры сайты
Тышкы сылтамалар
Айдар Хафиз: «Театр милләт язмышыннан читтә кала алмый». Азатлык радиосы, 24.11.2018 Татарстанның халык артисты Айдар Хафиз вафат. Азатлык радиосы, 13.12.2020
Моны да карагыз
Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Тинчурин театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Россиянең атказанган артистлары Төркем:Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар