Чулпан Җәлилова, Чулпан Муса кызы Җәлилова (Чулпан Мусеевна Залилова, 1937 елның 10 апреле, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― мәдәният эшлеклесе, нәшрият мөхәррире, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре. Каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы. Бөтен гомерен әтисенең истәлеген саклауга багышлаган. Дочь Мусы Джалиля отмечает юбилей. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации ВКонтакте

Тәрҗемәи хәле

1937 елның 10 апрелендә Мәскәүдә татар шагыйре Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов, 1906―1944) гаиләсендә туган. Әнисе ― Әминә Котдус кызы Сәйфуллина (1913―2006), икътисадый техникумны тәмамлаган, 65 яшенә кадәр Госплан һәм Госснабта икътисадчы булып эшләгән. 1936 елның җәендә өйләнешкәннәр. Әнисе ягыннан әби-бабалары Мәскәү астындагы ) бистәсендә яшәгән. Альбина Әпсәләмова. ЧУЛПАН, дочь Джалиля. Идел, 25.08.2020 Чулпан әти-әнисенә зур шатлык китерә. Кызын чиксез яраткан әтисе аны карауны күңелле уенга әйләндерә торган була, аның белән күп шөгыльләнә, саф һавада йөртә, үзе белән эшкә ала. Дина Аляутдинова. Залилова Чулпан - дочь Мусы Джалиля. Всем смертям назло. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации

Чулпан Җәлилова, әтисе кебек, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының филология факультетының рус бүлегенә укырга керә. (Муса Җәлил әдәбият һәм сәнгать факультетын тәмамлаган.) Француз телен өйрәнгән, Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләренең бер өлешен саклаган Андре Тиммерманс (Бельгия) белән тәрҗемәчесез аралаша алган.

Күп ел гомерен Мәскәүнең «Художественная литература» (Матур әдәбият) нәшриятында рус классикасы бүлегендә эшләүгә багышлаган. Стажер-мөхәррир булып килә, лаеклы ялга әйдәп баручы фәнни мөхәррир булып китә, әлеге нәшриятта 36 ел эшли. Лев Толстой, Борис Пастернак, Михаил Булгаков һәм башка бик күп классик язучыларның әсәрләре җыентыкларын төзегән. Рафаэль Мостафин белән бергәләп, үзе эшләгән нәшриятта Муса Җәлилнең берничә китабын бастырып чыгара. Марат Гайнуллин. Чулпан – его утренняя звезда. Южноуральская панорама, 22.10.2015

Чулпан Җәлилова әтисе ― герой-шагыйрь Муса Җәлил әсәрләрен нәшер итүдә һәм 1983 елның 15 февралендә Казандагы музей-фатирының (Горкий урамы, 17) ачылышында катнаша, ике тапкыр Плетцензееда (Берлин, Алмания) була. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә Муса Җәлилгә куелган һәйкәлләрне ачу тантанасында катнаша (мәсәлән, 2015 елда Чиләбедә). В центре Челябинска торжественно открыли памятник великому татарскому поэту Мусе Джалилю. Доступ, 16.10.2015

Казандагы Муса Җәлил һәйкәле турында: «Бу – сәнгать әсәре. Аны Владимир Цигаль дигән скульптор эшләде. Һәйкәлдә әтинең холкы чагылыш тапкан. Һәйкәлне ошатам. Питер, Мәскәүдәге һәйкәлләр бик ошый – әти аларда шагыйрь буларак тасвирлана. Казандагы һәйкәлгә «шагыйрь шәхесе» җитеп бетми. Казан һәйкәлен ясаган вакытта Сибгат Хәким, Гомәр Бәшир белән бергә скульптор янына барган идек, хәтерлим». 25 августта, җәлилчеләрне искә алганда, Казандагы һәйкәл янына, Муса Җәлилнең туган көне – 15 февральдә Мәскәүдәге һәйкәленә бару гаилә традициясенә кергән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре «Фидакарь хезмәт өчен» медале 2017 – Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты ― татар халкының әдәби мирасын саклауга һәм популярлаштыруга керткән зур өлеше өчен

Гаиләсе

Кызы, Муса Җәлилнең оныгы Татьяна Малышева … музыкант, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясен фортепиано классы буенча тәмамлаган. 1993-1998 елларда Голландиядә стажировка үтә, Россия һәм Нидерландта актив концерт эшчәнлеген алып бара. 1997 елдан Мәскәүнең алдынгы мәктәпләрендә фортепиано буенча дәресләр бирә һәм "Арт-линия" фондының музыкаль программаларын җитәкли. Оныклары, Муса Җәлилнең оныкчыклары, Михаил Митрофанов-Җәлил һәм Елизавета Малышева-Җәлил ― скрипачлар, күпсанлы халыкара һәм Россия конкурслары лауреатлары, П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе Үзәк музыка мәктәбе сыйныфында укыганнар. Мәскәүдә, Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә концертлар куялар. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлиловага 80 яшь тулды. Казан утлары, 11.04.2017

Искәрмәләр

Сылтамалар

Дина Аляутдинова. Залилова Чулпан - дочь Мусы Джалиля. Всем смертям назло. Полномочное представительство Республики Татарстан в Российской Федерации Александра Дорфман. Непокоренный. Знаменитый поэт-герой Муса Джалиль в воспоминаниях дочери. АиФ Казань, 24.08.2015 Муса Джалиль: «Моя любовь к дочери сильнее всех смертей»

Моны да карагыз

Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Мәскәү татарлары Төркем:Муса Җәлил