Чистай районы башлыгы, сенатор Илдус Әхмәтҗанов белән бутамагыз

Илдус Әхмәтҗанов, Илдус Хәниф улы Әхмәтҗанов (Ильдус Ханифович Ахметзянов; 1950 елныңның 19 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Баулы районы, Татар Кандызы) — драма актеры, 1973 елдан Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты. М. Җәлил (1988) һәм Г. Тукай (2000) исемендәге дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык (1996), Россия Федерациясенең атказанган (2013) артисты.

Тормыш юлы Илдус Әхмәтҗанов 1950 елныңның 19 июнендә Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМиК) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Сәхнә эшчәнлеге белән бергә татар теленә пьесалар тәрҗемә итә, нәфис сүз остасы. Көчле төрле драматик һәм көлкеле рольләр иҗат итүче артист. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1988 ― Муса Җәлил исемендәге премия 1996 ― Татарстан Республикасының Халык артисты 2000 ― Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 2013 ― Россия Федерациясенең атказанган артистыРТ: Признание заслуг 2025 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале ― театр сәнгатен үстерүдәге аерым казанышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен Признание заслуг. РТ Онлайн, 3.07.2025

Рольләре Педро — «Канлы күләгәләр» (Г.Боровик) Рәүф — «Ике килен килендәш» (Х.Вахит) Дионис — «Ташлама утны, Прометей!» (М.Кәрим) Максим — «һаваларда йолдыз» (М.Горький буенча) Шәйхел — «Татар хатыны ниләр күрми» (Г.Ибраһимов) Закир — «Банкрот» (Г.Камал) Габдулла Тукай — «Без китәбез, сез каласыз» (Т. Миңнуллин) Бостан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов) Ялчыгол — «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим) Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи) Әхмәтҗан — «Зөләйха» (Г.Исхакый) Ислам — «Әни килде» (Ш.Хөсәенов) Гаделша — «Су төбендә сөйгәнем» (З.Хәким) Субра — «Идегәй» (Ю.Сафиуллин) Задорожный — «Урланган мәхәббәт» (И.Франко) Диоген — «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.

Искәрмәләр

Әдәбият Илялова И.И. Галиәсгар Камал театры артистлары. Биографик белешмәлек. Тулыландырылган икенче басма. Татарстан китап нәшрияте, Казан, 2005 ел.

Сылтамалар Ахметзянов Ильдус Ханифович. kamalteatr.ru

Моны да карагыз

Төркем:Камал театры актерлары Төркем:Татарстанның халык артистлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Җәлил премиясе лауреатлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Габдулла Тукай ролен башкарган артистлар Төркем:Санкт-Петербург дәүләт театр сәнгате академиясен тәмамлаучылар Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр