Бу терминның башка мәгънәләре дә бар: Мэн битен карагыз.
Мэн () — Төньяк Американың төньяк-көнчыгыш ярында урнашкан култык. Кейп-Код һәм Яңа Шотландия ярымутраулары арасында ята.
Мэнның төньяк-көнчыгышында Фанди култыгы урын били. Көньяк-көнбатышта исә тагын бер зур култык — Массачусетс урнаша.
Мэн култыгының иң зур тирәнлеге — 329 мЗур Совет Энциклопедиясе .
Култыкта урнашкан иң зур портлар — Бостон, Портленд, Сент-Джон. Беренче торак пункт (Saint Croix Island) монда француз колонизациясе вакытында — 1604 елда нигезләнәИнглиз Википедиясе .
Култыкка аккан иң зур елгалар — Аннаполис, Кеннебанк, Кеннебек, Сако, Сен-Круа, Мэрримек, Пенобскот, Сент-Джон.
Мэн култыгында урнашкан Мачиас-Сил һәм Норт-Рок утраулары АКШ һәм Канада арасында территориаль бәхәс сәбәбе булып тора.
Искәрмәләр
Сылтамалар Gulf of Maine Research Institute
Төркем:Атлантик океан култыклары Төркем:АКШ географиясе Төркем:Канада географиясе