Сәгыйть Агиш (псевдоним, тулы исеме Сәгыйть Ишмөхәммәт улы Агишев, ) – язучы, шагыйрь, балалар язучысы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1975).
Тәрҗемәи хәле 1905 елның 19 гыйнварында Ырынбур губернасы Ырынбур өязе (хәзерге Ырынбур өлкәсе Шарлык районы) Исәнгилде авылында туа. 1906-1917 елларда гаиләсе Актын авылында яши. 1917-1919 елларда Ырынбурда «Хөсәения» мәдрәсәсендә, күрше Юлдаш авылында II баскыч мәктәптә укый. 1921 елдан Ырынбурда Ырынбур башкорт педагогия техникумында (1921 елдан Ырынбур башкорт педагогия техникумы) укый. 1924 елда Уфага килә, сәүдә челтәрендә эшли. 1925 елда «Башкортстан яшьләре» () газетасына сәркатип итеп алалар. Шул чорда оешкан «Сәнәк» журналы эшендә даими катнаша.
1932 елда Уфа педагогия институтының кичке бүлегенә укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, 1934 елдан укытучы булып китә. Сәрмән, Дәүләкән педагогия укуханәләрендә тел-әдәбият укыта. 1939 елда Уфага кайтып, Башкортстан укытучылар белемен күтәрү институтында әдәбият методикасы буенча гыйльми хезмәткәр булып урнаша. Башкортстан (белешмәлек)
Бөек Ватан сугышы башлангач, ике ел Гафури районы Сәетбаба мәктәбендә укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли. 1943 елдан Уфада, республика министрлар кабинеты каршындагы сәнгать эшләре идарәсендә инспектор, язучылар берлегендә әдәби киңәшче вазыйфасында.
1949-1951 елларда «Әдәби Башкортстан» () журналының җаваплы сәркатибе.
Иҗаты
С. Агиш Ырынбурда педагогия техникумында укыганда әдәбият белән ныклап кызыксына, пьесалар яза башлый. Алар һәвәскәрләр тарафыннан шәһәр сәхнәләрендә уйнала.
С. Агишта әдәбияткә мәхәббәт уятуда шул чорда техникумда әдәбият укытучысы булып эшләгән атаклы татар язучысы Шәриф Камалның роле зур. Пьесалар язу белән бергә, С. Агиш техникумда көлке журналын чыгаруда да катнаша.Совет Башкортстаны язучылары. Уфа, 1988, 27 биттә.
«Белем» журналында «Авыл давылда» дигән беренче шигыре басыла. 1927 елда Уфада С.Агишның татар телендә «Безнең көлү» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Балалар өчен «Куш төймә» (1928), «Азгын малай» (1929) хикәяләр китабын чыгара.
1932 елдан башлап бөтен көчен проза өлкәсенә бирә. «Шартына килсен» (1933) хикәяләр җыентыгына Булат Ишемгул «Яңа Сәгыйть турында» дигән баш сүз яза, анда әсәрләрнең оста язылуына, юмор һәм сатира юнәлешендә булуына басым ясый.
«Мәхмүтов» повестенда яңа икътисад сәясәте (НЭП) вакытында җанланып киткән алыпсатарларны фашлый. «Егетләр» әсәрендә төзелешенең ныгуын сурәтли.
Бөек Ватан сугышы елларында гади кешеләрнең тылда һәм фронттагы батырлыгын данлап, «Атлы Илморза» (1942), «Әхмәдулла» (1944), «Фронтка» (1944), балалар өчен «Минем өч аем», «Җирәнкәй» китапларын язды.
Сугыштан соң авыл кешеләренең рухи яктан үсүен реаль тормыштан алынган образлар аркылы чагылдырган «Нигез» (1949) романын, автобиографик вакыйгаларга нигезләнгән «Тәүге дәресләр» китабын чыгарды. «Якташлар» повестенда Муса Җәлилнең балалык еллары турында сөйли.
Үзенең каләмдәш дуслары, мәдәният әһелләре Мәҗит Гафури, Шәһит Ходайбирдин, Әфзал Таһиров, Сәләм Галимов , Хәй Мөхәмәдьяров, Али Карнай һ.б. турында истәлекләре кызыксыну белән укыла.
Хикәя һәм нәсерләр остасы С. Агишның әсәрләре илдә яшәүче күп кенә халык телләренә тәрҗемә ителде. Башкорт, татар, рус, мари телләрендә 50 китабы нәшер ителде.
Гаилә Хатыны Фәрдәнә, 1929 елда өйләнешәләр. Милләте — татар. Оныгы Гүзәл Агишева истәлекләрендә язганча, гаиләдә татар-башкорт каршылыклары нигезендә үзара бәхәсләр килеп чыккалый.prufy.ru. Счастливчик! Как Сагит Агиш стал башкирским классиком, а теперь почти отменен
Хәтер
Уфаның Совет районындагы элекке Поляр урамга язучының исеме бирелде Уфа шәһәр советы башкарма комитеты карары, 1974 ел, 23 гыйнвар Учалыда бер урам язучы исемен йөртә. Уфада ул яшәгән йортка һәм эшләгән Сәетбаба мәктәбе диварына тактаташ беркетелгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1975 – Салават Юлаев исемендәге премия (вафатыннан соң) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1955) Хөрмәт Билгесе ордены (1949) ССРБ язучылар берлеге әгзасы (1934)
Чыганак Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә). Уфа, 1988.
Әдәбият 1. Н. Гыйззәтуллин. Нигез. Совет Татарстаны, 1956, 16 сентябрь.
2. Г. Минский. Дусны искә алганда. Ағиҙел, 1980, № 1.
3. С.Агиш турында истәлекләр. Уфа, 1985.
4. Г. Агишева. Пока есть я... Бельские просторы. 2007, №2.
Сылтама Нигез электрон китапханә сайты
Башкортстан (белешмәлек)
Искәрмәләр
Төркем:Татар шагыйрьләре Төркем:Башкорт язучылары Төркем:Башкорт шагыйрьләре Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Ырынбур башкорт педагогия техникумын тәмамлаучылар