Рәшидә Туйсина (Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина, ) – биюче артист. РСФСР атказанган артисты (1978). Г.Сәләм (1968), С.Юлаев (1974) премияләре лауреаты.
Тәрҗемәи хәле 1942 елның 10 маенда БАССР Баймак районы Чыңгыз авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, пионер әйдаманы булып эшли. Уфага вожатыйлар укуына баргач, Фәйзи Гаскәров ансамбленә кастинг үтә. 1960 елдан халык биюләре ансамбле солисты 1980-1987 елларда Уфа филармониясендә балет солисты Р. Гарипов исемендәге 1- санлы гимназия-интернатта (1991 елдан), Г. Әлмөхәммәтов исемендәге гимназия-интернатта (1994 елдан), 144- санлы гимназиядә (1997-2002 елларда) бию төркеме җитәкчесе.
Иҗаты
Молдавиядә (1972), Эстониядә (1977) «РСФСР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә, Якутиядә (1978), Чуашиядә (1981) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә һәм 20 чит илдә (Мали, Сенегал, Гвинея, Һиндстан, Монголия, Франция, Италия, Швеция, Алмания, Польша, Финляндия, Испания, Дания һ.б.) гастрольдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (София, 1968) лауреат исеменә, җыр һәм бию ансамбльләренең бөтенрусия ярышында (Мәскәү, 1978) дипломга лаек була.
Репертуар Р. Туйсина биюләре табигыйлеге, тирән эчтәлекле булуы белән җәлеп итә. Тумыштан килгән искиткеч грация һәм сокланырлык кул пластикасы белән биюләрендәге хатын-кыз образларын эшкәртелү дәрәҗәсенә җиткерә. Башкортстан (белешмәлек) «Заһидә», «Чиләк белән бию», «Бишбармак», «Бөрҗән кызлары», «Гөлнәзирә», «Җиде кыз», «Зарифа», «Шаян кызлар», «Туган Урал» (Салават Юлаев премиясе, 1974, курайчы Ишмулла Дилмөхәммәтов белән бергә)Уфа-гид сайты Көнчыгыш халыклары (Вьетнам, Һиндстан, Корея, Пакъстан) биюләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре БАССР атказанган артисты (1972) БАССр халык артисты (1974) РСФСР атказанган артисты (1978) Г. Сәләм премиясе (1968) Салават Юлаев премиясе (1974) Салават Юлаев ордены (2012)
Сылтамалар Башкортстан (белешмәлек) Рәшидә Туйсина юбилеен сәхнәдә билгеләде
Искәрмәләр
Төркем:БАССР атказанган артистлары Төркем:БАССР халык артистлары Төркем:Русиянең атказанган артистлары Төркем:Салават Юлаев премиясе лауреатлары Төркем:Г. Сәләм премиясе лауреатлары Төркем:Салават Юлаев ордены кавалерлары Төркем:Артистлар