Тубуаи утраулары яки Острал утраулары () — Тын океандыгы утраулар төркеме. Җәмгыять утрауларыннан көньяктарак урнашкан, 5 (Мария, Раиваваэ, Риматара, Руруту, Тубуаи) утраудан гыйбарәт. Француз Полинезиясе составында.
Мәйданы — 174 км². Утрауларның күпечелеге вулканнар эшчәнлеге нәтиҗәсендә пәйда булган, иң биек ноктасы — 435 м. Тропик пассатлы климат. пальмасы, банан плантацияләре бар. Төп шәһәр — Матаура.
Утрауларны 1777 елда инглиз диңгез сәяхәтчесе Җ. Кук кәшеф иткән.
Төркем:Австралия һәм Океания утраулар төркемнәре