Пальма мае — зәйтүнчә пальма (Elaeis guineensis) җимешләренең итләч өлешеннән чыгарыла торган үсемлек мае. Әлеге пальманың орлыкларыннан ясалган май - пальма-төш мае дип йөртелә.

Тасвир

Пальма мае кызыл-әфлисун төсендә, эрү температурасы 33—39 °C, ягъни бүлмә температурасында пальма мае каты халәттә саклана.

Пальма мае триалглицеридлар (гөлсирин һәм майлы әчелекләр) кушылмасы булып тора.

Олеин - пальма маеның сыек фракциясе, эрү температурасы 19—24 °C.

Стеарин — пальма маеның каты фракциясе, эрү температурасы 47—54 °C.

Төрле майларны үзләштерү

Пальма маен үзләштерү 97% тәшкил итә. Май Үзләштерү коэффициенты, % мае 98,8 Кукуруз мае 98,3* Мамык мае 97,0 мае 96,5* Пальма олеины 96,4 Пальма мае 95,8 Пальма стеарины 94,2 Сөт мае 90,7*

Төзелеш

Пальма маенда күп күләмдә Е һәм А витаминнары һәм холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлар (олеин, линолин әчелекләре) бар. Шулай ук пальма маенда атланмайдагы кебек үк туендырылган майлар барлыгы билгеле, әлеге туендырылган майлы әчелекләр (кислоталар) йөрәк һәм кан юллары чирләренә китерә ала.

МайМоно-туендырылмаган майлы әчелекләр(файдалы)Поли-туендырылмаган майлы әчелекләр (иң файдалы)Туендырылган майлы әчелекләр(зыян китерә ала)Холестерин, мгПальма мае 401050 0Җир чикләвеге мае394219 0Зәйтүн мае751015 0Кукуруз мае305416 0 мае256915 0Көнбагыш мае137710 0 мае5194 0Атланмай21351 215

Ләкин атланмайдан аермалы буларак пальма маенда холестерин юк.

Кайбер чыганаклар буенча пальма мае кальций үзләштерүен киметә (57,4% тан 37,5% ка кадәр).

Кулланылыш

Пальма мае ашамлык җитештерү сәнәгатендә киң кулланыла, аннан эрүчән сырлар, маргарин, прәннекләр, кәнфитләр, какао мае эквиваленты, сөт мае алмаштыргычы һ.б. ясала.

Шулай ук косметика, крем, сабын җитештерүдә кулланыла.

Пальма маен иң эре җитештерүчеләр - Малайзия (17 млн тонн), Индонезия (20 млн тонн).

Сылтамалар 05.05: Кемдер сөттән май ала, кемдер майга... сөт куша http://safeyourhealth.ru/palmovoe-maslo-polza-i-vred/ Palm oil: A healthful and cost-effective dietary component. Authors: Ong, A. S. H.; Goh, S. H. Source: Food & Nutrition Bulletin, Volume 23, Number 1, March 2002, pp. 11–22(12). Publisher: Nevin Scrimshaw International Nutrition Foundation.

Төркем:Майлар