Фоат Галимуллин, Фоат Галимулла улы Галимуллин (1941 елның 21 марты, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Кукмара районы, Арпаяз) — татар әдәбияты белгече, КФУ профессоры (2000), филология фәннәре докторы (1999), Татарстанның (1996) һәм РФ (2006) атказанган мәдәният хезмәткәре. ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1990). ТР язучылар берлеге идарәсе рәисе (1999-2005).
Тәрҗемәи хәле 1941 елның 21 мартында ТАССР Кукмара районы Арпаяз авылында туган. Пычак авылы җиделлык мәктәбен тәмамлагач, «Әсәнбаш» күмәк хуҗалыгында, туган авылында клуб мөдире булып эшләгән (1957-1962). «Халык театры режиссеры» белгечлеге буенча Алабугада Татарстан республика мәдәни-агарту укуханәсен, «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлеген (1974) тәмамлаган.
«Хәзерге татар прозасында хезмәт кешеләре характерлары» темасына филология фәннәре кандидатлыгына (Уфа, 1980), «1920-1930 еллар татар әдәбиятында эстетика һәм социологизмның үзара мөнәсәбәте» темасына докторлык (Казан, 1999) диссертацияләре яклаган. 1962-1965 елларда хәрби хезмәттә була. 1965-1967 елларда КПССның Кукмара райкомында инструктор һәм район мәдәният йорты директоры булып эшли. 1967-1974 елларда Татарстан АССР радиокомитетында радио дикторы. 1977-1986 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетының декан урынбасары, 1986-1991 елларда деканы булып эшли, 1995-2000 елларда татар әдәбияты кафедрасы мөдире.
Фәнни кыйбласы Гыйльми эшчәнлегенең төп өлкәсе — әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть. 600дән артык фәнни-тәнкыйди хезмәт язган. Татар әдәбияты тарихының 1920-1930 еллардагы күренешләрен: 1917 елгы инкыйлабтан соң әдәбиятның идеология максатларына буйсындырылуы тарихын, әдәбиятта социалистик реализм методының җиңүе процессларын өйрәнә.
Монографияләре Инешләр Иделгә кушыла. Казан, 1985. Офыкларны алдан күреп. Казан, 1995. Эстетика һәм социологизм. Казан: «Мәгариф», 1998. Әле без туганчы. Казан: ТКН, 2001. Табигыйлеккә хилафлык. Казан: ТКН, 2004. Время поиска. Казан: «Мәгариф», 2005. Вопросы эстетики в татарской литературе 1920-30-х годов. Казан: ТДГПУ, 2010. Татар әдәбияты буенча дәреслекләр авторы: рус мәктәпләренең 4, 9, 10нчы сыйныф укучылары, татар мәктәпләренең 7, 10, 11нче сыйныф укучылары өчен.
Иҗтимагый эшчәнлеге Татарстан язучылар берлеге идарәсе рәисе итеп сайлана (1999 — беренче , 2002 — икенче ). 1999 Татарстанның халык депутаты. 2004 Татарстан Дәүләт шурасы депутаты.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1996 — Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2005 — ТР язучылар берлегенең Җамал Вәлиди исемендәге премиясе — «Табигыйлеккә хилафлык» (2004) китабы өчен. 2005 — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2006 — РФ атказанган мәдәният хезмәткәре 2010 — Мәҗит Гафури премиясе (Башкортстан) 2011 — «Фидакәр хезмәт өчен» медале (Татарстан) 2019 — Фатих Кәрим премиясе (Башкортстан) 2026 ― Татарстан Язучылар берлегенең махсус медалеКамилә Билалова. Мин бүген бик бәхетле: КФУда галим Фоат Галимуллинның юбилеена багышланган тантана узды. Татар-информ, 24.03.2025 2026 ― Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус медале Мин бүген бик бәхетле: КФУда галим Фоат Галимуллинның юбилеена багышланган тантана узды. Татарстан Язучылар берлеге
Искәрмәләр
Әдәбият Авзалова М. Кайда да син үз кеше. «Шәһри Казан», 1995 ел, 3 февраль. Әхмәтова Ч. Диктор — ул дәүләт тавышы. «Шәһри Казан», 1996 ел, 9 февраль. Гыймадиева Л. Кече күңелле олы галим . «Сабантуй», 2001 ел, 23 март. Әнвәр Шәрипов. Эш күрсәткән ирне ил хөрмәтләр. «Мәйдан», 2016 ел, № 3.
Сылтамалар
Ф.Г. Галимуллин КФУ рәсми сайтында Ф.Г. Галимуллин «Милләттәшләр» сайтында
Моны да карагыз
Төркем:Алабуга мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Татар язучылары Төркем:Иҗади берлекләр рәисләре Төркем:Вуз укытучылары Төркем:Профессорлар Төркем:Филология фәннәре докторлары Төркем:Фатих Кәрим премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Дикторлар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр