Иван Шишкин, Иван Иван улы Шишкин (, 1832 елның 13 (25) гыйнвары, РИ, Вятка губернасы, Алабуга — 1898 елның 8 (20) марты, Петербург) — рәссам-, гравюра, литография һәм офорт остасы. Сынлы сәнгатьтә Дюссельдорф мәктәбе вәкиле. Академик, профессор, Сәнгать академиясендә пейзаж остаханәсе җитәкчесе (1894-1895). Иҗатында романтизм һәм реализм ысулларын куллана. Табигать матурлыгына, бөеклегенә дан җырлый.

Тәрҗемәи хәле

Иван Иван улы Шишкин 1832 елның 13 (25) гыйнварында Вятка губернасы Алабуга шәһәрендә туган. Балачак һәм үсмер елларын шунда уздырган. Туган төбәкнең мәһабәт табигате, Чулман ярлары буйлап җәелгән куе урманнар аңа иҗатында илһам чыганагы булган. Рәссамның әтисе, 2нче гилдия сәүдәгәр Иван Василий улы Шишкин (1792—1872) икмәк белән сәүдә иткән эшмәкәр, инженер, археолог һәм туган якны өйрәнүче дә була. И.В. Шишкин берничә ел рәттән Алабугада шәһәр головасы булып сайлана. Үз проекты буенча һәм үз акчасына шәһәрдә агачтан суүткәргеч суза. Болгар ханлыгы истәлеге булган «Шайтан шәһәрчеге»н төзәттерә. Ананьино мәдәниятенә нигез салган Ананьино каберлеген ачуда катнаша (1855), шуның өчен Мәскәү археология җәмгыятенә мөхбир-әгъза итеп сайлана. И.В. Шишкин «Алабуга шәһәре тарихы»н (1871) язган. Улының сынлы сәнгать белән кызыксынуын белгәч, әтисе аның өчен сәнгать буенча китаплар, рәссамнарның биографияләрен яздырып кайтарта. И.И. Шишкин Вятка гимназиясен, Беренче Казан ирләр гимназиясен, Мәскәү сынлы сәнгать, училещесын (1856, А. Мокрицкий классы), Петербург сәнгать академиясен (1860, С. Воробьев курсы) тәмамлагач, сәнгать академиясе пенсионеры буларак, 1862-1865 елларда Алманиядә һәм Швейцариядә яши, швейцарияле рәссам-пейзажчылар Р. Коллер һәм А. Калам остаханәсендә шөгыльләнә. Алманиядән кайткач, күпчелек вакыт Петербургда яши һәм иҗат итә. Аның иҗатында туган ягы — Алабуга шәһәре һәм Чулман буйлары табигате, Валаам утравы, Мәскәү һәм Петербург шәһәрләренең тирә-ягы табигатен сурәтләү зур урын алып тора.

Иҗаты

Башлангыч иҗаты Иң беренче ясаган картинасы — «Урып-җыю». «Валаам утравында күренеш» (1858), «Урман кисү» (1867) картиналары кебек беренче хезмәтләрендә рәссам образның бердәмлегенә ирешә алмый әле, формаларның таркаулыгы күзгә ташлана. «Көндез. Мәскәү читендә» (1869) картинасында күк һәм җир, туфрак бердәмлегенә ирешә.

Өлгерү чоры иҗаты

1870 елларда рәссам иҗатында өлгерү чоры башлана. «Нарат урманы. Вятка губернасында мачта урманы» (1872) һәм «Арыш» (1878) картиналарында җәйге көндезге яктылыкны төгәл күрсәтүгә ирешә. Табигатьнең монументаль-романтик образын барлыкка китерә. Һәр агачны, урман яки басу-кыр почмагын, җир туфрагын җентекләп тасвирлауда реализм билгеләре күренә. Аны туфрак һәм агач сурәтләүче рәссам дип атарга була. Ул көчле агач токымнарын, бигрәк тә нарат, имән агачларын, үсеп җитү, картаю, череп аву стадияләрендә күрсәтеп, кинәнеп ясый. «Арыш», «Тигез ялан араларында» (1883), «Урман киңлекләре» (1884) кебек классик картиналарында Россиянең гомумиләштерелгән эпик образын бирә. «Кояш яктырткан наратлар» (1886), «Нарат урманында иртә» (1889)«Нарат урманында иртә» картинасындагы (1889) аюларны К. Савицкий ясаган кебек картиналарында урман интерьерын оста сурәтли. Саврасов һәм Левитанның «кәефкә карап ясалган» пейзажларыннан аермалы буларак, Шишкин пейзажларында бернинди психологизм юк. И.И. Шишкин озын иҗат гомерендә ун меңнән артык рәсем, мең офорт (бакырда гравирлау), 68 литография, 39 цинкография ясаган. Педагогик эш белән аз шөгыльләнә. 1894-1895 елларда Петербург сәнгать акалемиясенең пейзаж остаханәсен җитәкли. Танылган шәкертләре — рәссамнар Ф.А. Васильев, Г.И. Чорос-Гуркин. Күчмә сәнгать күргәзмәләре иптәшлегендә әгъза булып тора. Рус шагыйре А.А. Блок И.И. Шишкинны шагыйранә иҗаты өчен «үзенең иң яраткан рәссамы» дип атаган.

Музей-йорты

1962 елда әтисе Иван Василий улы Шишкинның Тойма елгасының биек ярына салынган1850 елгы янгыннан соң өр-яңадан салынган йорт ике катлы таш йортында И.И. Шишкинның мемориаль музей-йорты ачыла. Музей экспозициясе йортның ике катында да урнашкан. Музей фондында 50дән артык офортның төп нөсхәсе саклана. Экспозициягә 15е куелган: «Әрәмә өстендә болытлар», «Урман ызанында», «Абага», «Шувалов паркында чыршылар», «Басу» һ.б. Галереядә сынлы сәнгать әсәрләреннән, күбесенчә, рәссамның башлангыч чор иҗатында ясалган эшләре урын алган. 1861 елда Алабугага кайткач, романтизм рухында ясаган берничә этюдын күрергә мөмкин: «Шалаш», «Басудагы тегермән», «Ак пулат», «Кече манара». 1870 елларның реализм ысулындагы иҗатыннан «Каен әрәмәсе», «Инеш» картиналары, 1890 еллар лиризм ысулындагы «Дача» картинасы белән танышырга мөмкин. Рәссамның иҗади мирасының бик аз өлеше генә Алабугадагы йорт-музеенда саклана, калганнары дөньяның иң эре музейларында (Третьяков галереясе һ.б.) куелган.

Хәтер 1972 елда Яр Чаллының Автозавод районындагы кечкенә урамга исеме бирелгән. 1991 елның 3 октябрендә музей каршына, Алабуганың Яр буе урамында рәссамның бөтен буена сурәтләнгән һәйкәле куела. Скульптор — Ю.Г. Орехов (Мәскәү), архитекторлар — А.В. Степанов һәм С.Н. Куприянов (Алабуга). 2007 елда «Шишкин буалары» дип йөртелгән буалар тезмәсе (тирә-яктагы ландшафты белән) Алабуга шәһәренең 1000 еллыгына торгызыла. 2023 елда Алабуганың Ленин мәйданында әтисе Иван Васильевич Шишкинга һәйкәл куелган (скульптор Фәнил Вәлиуллин) Алабугада танылган рәссам Шишкинның әтисенә һәйкәл куелды. Татар-информ, 31.12.2023.

Гаиләсе Беренче хатыны — Евгения Александр кызы (1847—1874) Икенче хатыны — Ольга Антон кызы (1850—1881) Ике улы (иртә вафат булалар), кызлары Лидия (1869—1931), Ксения (1881-?)

Галерея

Искәрмәләр

Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият Елабуга. Путеводитель. СПб.: Издательство «Маматов», 2015. ISBN 978-5-91076-065-7 Алабугада Иван Иванович Шишкин музей-йорты. Юл күрсәткеч (төзүче Н.И. Курылева). Алабуга, 2009. Елабуга купеческая на старинных фотографиях (төзүче Н.М. Вәлиев). Казан, 1995.

Сылтамалар Музей-йорты сайты Алабугада Шишкин урыннары И.И. Шишкин йорт-музее. Фотолар И.И. Шишкин «Музеи мира» сайтында

Моны да карагыз Картиналарын карарга Чулман буе табигате И.И. Шишкин картиналарында

Төркем:Россия рәссамнары Төркем:Россия империясе рәссамнары Төркем:Санкт-Петербург сәнгать академиясен тәмамлаучылар Төркем:Иван Шишкин