Габбас Гыйматдинов (8 февраль 1925, Туймәт, ТАССР, ССРБ — 2 гыйнвар 1997, Норлат) — совет фирка-дәүләт эшлеклесе. Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971), ССРБ шәрәфле нефтьчесе (1981).
Тәрҗемәи хәле Казан педагогия институтын (1962), Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1967) бетергән. СБКФ Беренче Май һәм Ямаш район комитетлары икенче сәркәтибе, Ямаш район шурасы башкарма комитеты рәисе (1954-1955), Шөгер район шурасы башкарма комитеты рәисе урыбасары (1956-1958), СБКФ Теләче (1958-1959), Саба (1959-1962) һәм Октябрь (1965-1987) район комитетлары беренче сәркәтибе. Татарстан АССР Югары шурасы рәисе урынбасары (1974-1989). Татарстан АССР Югары шурасы депутаты (1963-1989).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971) ике Ленин ордены (1966, 1971) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1981) Халыклар дуслыгы ордены (1986) 1нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1966, 1985) Хәтер 1997 елдан соң Норлат шәһәренең үзәк урамына исеме бирелгәнГыйматдинов Габбас Кыям улы. // Ясәви Шәмсетдинов. Туймәтем – туган ягым. К.: «Идел-пресс», 2010 ел, 192-193нче бит. ISBN 978-5-85247-370-7.
Чыганаклар Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы - наши земляки. Казань, 2003. Исмагилов И. Герои татарского народа. Казань, 2006. Гиматдиновы. Воспоминания. Очерки. Фотографии. Казань: Рухият, 2009.
Сылтамалар Габбас Гыйматдинов «Ил каһарманнары» порталында
Искәрмәләр
Төркем:Социалистик Хезмәт Каһарманнары Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар