Муса Бигиев урамы () — Казанның Авиатөзелеш районындагы ( бистәсе) урам. Суворов урамы белән киселештән башлана. Донецк урамы белән киселештә тәмамлана. Кече һәм Зур Армавир урамнары, Чугуев, Үзәк Мариуполь , Мариуполь, Краснодон урамы һәм тыкрыгы, Смоленск, Ашхабад, Ставрополь, Балтач, Караганды, Апрель, Кутузов, Жигули, Дубинин, Волхов, Идел-Дон , Денис Давыдов, Вильямс, Добролюбов, Арбат урамнары белән кисешә. Почта индексы 420000. Дин галиме, философ, публицист Муса Бигиев (1875-1949) исемен йөртә.
Тарих Элекке исеме 2нче Армавир урамы (). 2005 елда Казан администрациясе башлыгы карарыКазан администрациясе башлыгы карары № 2100 25.08.2005 белән әлеге урамның исеме ислам дине галиме, философ, публицист Муса Ярулла улы Бигиев (1875-1949) истәлегенә Муса Бигиев урамы итеп үзгәртелә.
Игътибарга лаек объектлар 36нчы йорт — Нур Ислам мәчете 38нче йорт — Госмания (шәхси мәктәп)
Галерея
Сылтамалар Муса Бигиев урамы Казан картасында Урам панорамасы
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Муса Бигиев урамы