Бишкәк үзәк мәчете (), Бишкәк шәһәренең Сәрахси исемендәге үзәк мәчете — Кыргызстан башкаласы Бишкәк шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, башкаланың яңа үзәк (җәмигъ) мәчете. Үзәк Азиядә иң зур мәчетләрнең берсе Урта Азиядә иң зур мәчет. ТОП 5 (видео). Бина Төркиянең финанс ярдәме белән торгызылган. 2018 елның 2 сентябрендә ачылган. Мәчетне ачу тантанасында Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбәков һәм Төркия Президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша С участием Жээнбекова и Эрдогана в Бишкеке открылась одна из самых больших мечетей в ЦАЯкуб Хаҗич. Эрдоган һәм Җээнбәков Үзәк Азиядә иң зур мәчет ачтылар. golosislama.com, 3.09.2018.

Исеме

XI гасырда яшәгән хәнәфи мәзһәбе фәкыйһы хөрмәтенә мәчет Имам әс-Сәрахси исеме белән аталган. Әбү Бәкер Мөхәммәд ибн әбү-Сәхәл Әхмәд әс-Сәрахси () 1009 елда Үзәк Азиядә, Мавараэннәһердә (хәзерге Төркмәнстан территориясендә) туган. Бөек галим һәм вәгазьче имам әс-Сәрахси Үзәк Азиядә хәнәфи мәзһәбен тараткан һәм имам Әбү Хәнифә тәгълиматын үстерүгә зур өлеш керткән. Әс-Сәрахси — берничә дини китап авторы Урта Азиянең иң зур мәчете иман һәм тынычлык нуры сибә. alif.tv, 28.10.2018.

Тарих

Совет чорында Кыргызстан ССРда ислам позициясе көчсезләнә, 1991 елга республикада 40 кына мәчет булган. Ил бәйсезлек алгач, ислам да көчәя.

XX гасырның 90нчы еллар уртасына Кыргызстанда 1000гә якын мәчет, 2011 елда якынча 2000 мәчет, гыйбадәт йортлары эшли. Кыргызстанның Дин эшләре буенча Дәүләт комиссиясендә рәсми рәвештә 1 700 дән артык мәчет, 9 ислам югары уку йорты теркәлгән, аларда белем алуны нигездә чит ил мөселман дәүләтләре (Төркия, Иордания) финанслый.

Рәсми мәгълүматлар буенча, Кыргызстан халкының 80 проценттан артыгы ислам динен тота.

Бишкәктә 50 мәчет эшли. Уннан артык ислам дини фонды һәм җәмгыяте, бер Ислам университеты эшчәнлеген гамәлгә ашыра. Бишкәк шәһәренең Мәскәү урамында (элекке) Үзәк мәчет, Дунган мәчете эшли, Төркия акчасына 9 (30) мең кешегә исәпләнгән яңа үзәк мәчет төзелгән.

Бишкәк үзәк мәчете Төзелеш 2012 елда башланган. Проект белән Кыргызстан һәм Төркия мөфтиятләре шөгыльләнгән. 2012 елда мәчет төзелешенә Төркия ягы (Дин эшләре идарәсе белән «Диянәт» фонды) 25 млн АКШ доллары бүлеп биргән Үзәк мәчет (кырг. Борбордук мәчет). Җитмәгән акчалар республика дәүләт бюджетыннан бүленгән.

Яңа мәчет бинасы элекке «Иссык-куль» кинотеатры урынында төзелгәнУлан Эгизбаев. Аналог мечети Коджатепе в Бишкеке. Радио Свобода, 15.10.2014. Тасвирлама

Яңа ислам гыйбадәтханәсе Үзәк Азиядә иң эре һәм иң матурлардан берсе. Мәчет классик госманлы стилендә төзелгән һәм Әнкарадагы охшатып салынган.

Ул 3,5 га территория били, мәчеттә бер үк вакытта 9-10 мең кеше (барлык комплекста 30 меңгә кадәр кеше) намаз укый ала. Бинаның биеклеге 40 метр, 4 манарасының биеклеге 70 метр. Мәчетнең түбәсендәге зур гөмбәзнең биеклеге 37 метр, эчке диаметры 23 метр, тышкы яктан 25 метр. Гөмбәздән ике зур люстра асылынып тора.

Мәчет Төркиядән китерелгән мәрмәр белән бизәлгән. Эчке өлеше Төркия осталары тарафыннан кулдан бизәлгән. Идәне җылытыла, видеокүзәтү камералары һәм лифт бар. Гыйбадәт кылу зоналары белән беррәттән, комлекста 800 машинага , уку бүлмәләре, Ислам өйрәнү өчен конференцияләр залы һәм ашханә, шулай ук Кыргызстан мөфтие резиденциясе дә урнашкан.

Сылтамалар Алена Кученко. В Бишкеке возведут крупнейшую мечеть в Центральной Азии. rg.ru, 01.02.2012 Моны да карагыз Үзәк Азиянең иң зур мәчетләренең берсе дин тотучылар өчен ишекләрен ачты (YouTube видео) Самая большая мечеть Средней Азии несет свет веры и мира (YouTube видео)

Шулай ук карагыз Дүшәнбе җәмигъ мәчете Искәрмәләр

Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2018 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Бишкәк мәчетләре