Минск җәмигъ мәчете () — Беларусия башкаласы Минск шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе, яңа (җәмигъ) мәчет. Шәһәрдәге бердәнбер мәчет Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе карамагында. 2016 елның 12 ноябрендә ачылган. Ачу тантанасында Беларусия президенты Александр Лукашенко һәм Төркия президенты Рәҗәп Таййип Әрдоган катнаша.
Тарих
1410 елдан бирле хәзерге Беларусия җирләрендә мөселманнар яши. Соңгы халык санын алу мәгълүматларына караганда, Беларусиядә 30 меңгә якын мөселман исәпләнгән. Беларусиядә 12 мәчет, аларның яртысы — гадәти авыл йортларында урнашкан гыйбадәт бүлмәсе Фотофакт: как выглядит новая минская мечеть, которая строилась больше десяти лет. Минск җәмигъ мәчете төзелгәнче, иң зур мәчет Өе (Ивье) шәһәрендә булган.
1938 елда Польшада 17 мәчет һәм 2 дога кылу йорты эшләгән Литва татарлары: тарихи-этнографик монография. pbc.biaman.pl.
Беренче таш мәчет Минскида Татар бистәсендә (, хәзерге Җиңүчеләр проспекты) тузган агач мәчет урынына таш мәчетне татарлар, үзара акча җыеп, XIX гасыр ахырында ук салырга уйлаганнар. Төзелеш 1900 елда башланган, 1901 елда тәмамланган. 1930-елларда мәчет ябылган, 1941 елга кадәр бинада азык-төлек базасы урнаштырганнар. Сугыш елларында оккупация вакытында мәчет эшли. 1949 елда Минск татарлары мәчетне диндарларга кайтаруны сорап, Сталинга хат язып карыйлар. 1962 елда мәчет бинасы (Димитров урамы, 41) җимертелә, мөлкәте тартып алына. Элекке мәчет нигезендә «Юбилейная» кунакханәсенең фонтаны урнашкан.
Минск җәмигъ мәчете Минскидагы яңа мәчеткә 10 меңнән артык кеше йөри. Беларусия мөселманнарының төп өлеше — татарлар. Татарлардан тыш, төрле еллардагы миграция хисабына тагын 32 мөселман этнотөркеме барлыкка килгән. Мөфти — Әбу-Бәкер Шабанович.
1997 елда Согуд Гарәбстаны Минск җәмигъ мәчете төзелешенә иганәлек итә башлаган, әмма акча җитмәгән, һәм ун елдан артык мәчет төзелеше тукталып тора. 2013 елда төрекләр ярдәмгә килә.
Башкала мөселманнары намаз уку өчен төзелештәге җайлаштырган булган.
Урыны Мәчет Минск шәһәренең Грибоедов һәм Игнатенко урамнары киселешендә төзелгән. Кайчандыр биредә Татар бистәсе (предместье) булган. 1990-еллар башында мөселманнарга Татар скверы янындагы җир участогын бирәләр. Сквер 1970-елларда ук җимерелгән татар зираты өстендә ясалган булган. Зираттан бүгенге көнгә бер генә кабер сакланып калган, кайчагында җир астыннан кабер ташлары чыккалый.
Тасвирлама Яңа гыйбадәтханә — совет елларында җимертелгән Минск мәчетенең зурайтылган күчермәсе. Проект буенча яңа бина якынча 750 кешене (ир-атлар ягы 347, хатын-кызлар ягы 165 кешегә, балконда урын 350 кешегә исәпләнгән) сыйдыра ала. Элекке проектка цоколь каты өстәлгән — анда якшәмбе мәктәп — мәдрәсәсе, мөгаллимнәр һәм мөфти кабинетлары, шулай ук музей өчен бүлмәләр каралган. Биредә шулай ук актлар залы, китапханә, тәһарәт алу бүлмәләре урнашкан.
Яңа михраб Төркиядә махсус яңа мәчет өчен ясалган. Мәчетнең төп бинасы өстендә зур гөмбәз. Тагын бер гөмбәз манара өстендә. Михрабның да үз гөмбәзе бар.
Бина биеклеге 12 метр. Үзенчәлеге 1902 елда төзелгән мәчет проектын архитектор Соловьев ясаган, төзелешнең христиан принципларына ул мөселман архитектурасы элементларын гына өстәгән. Барлык мәчетләрдә дин тотучылар намаз бүлмәсенә кергәндә үк йөзләре белән Мәккәгә карый, ә биредә намаз бүлмәсенә бары тик кырыйдан гына (михраб ягыннан) керергә мөмкин. Искәрмәләр
Сылтамалар Беларусия мөселманнары берлеге сайты Снежана Инанец. Молитва лицом к Мекке. Как устроена минская мечеть. news.tut.by, 29.07.2016 Минск җәмигъ мәчете Инстаграмда
Моны да карагыз Минскида Җәмигъ мәчет тантаналы рәвештә ачылды (YouTube видео, 3:54)
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2016 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Сөнни мәчетләре Төркем:Беларусия мәчетләре