Ләйлә вә Мәҗнүн (, لیلی و مجنون) — XVI гасырның бөек шагыйре Мөхәммәт Фөзүли тарафыннан 1536 елда әзери телендә иҗат ителгән лиро-эпик шигъри әсәр. Шагыйрьнең иң даһи әсәре булып саналаЛейли и Меджнун (Физули) — Зур совет сүзлеге мәкаләсе. Әсәр Багдадның госманлы хакиме Өвәйс пашага багышланган. Әсәр 3096 бәеттән гыйбарәт. Бу әсәр нигезендә 1907 елда Өзәер Хаҗибәев тарафыннан беренче опера иҗат ителә.
Ачыклама Фөзүли әсәре әзери халык авыз иҗаты мотивларына нигезләнгән һәм Шәрыкъ классиклары традицияләрен дәвам итәФизули Мухаммед Сулейман оглы — Зур совет энциклопедиясе мәкаләсе. Бу җәһәттән әдипләрдән беренче булып фарсы классик шагыйре Низами Гәнҗәви исеме ассызыклана. Низами Гәнҗәви беренче булып гарәп легендалары нигезендә "Ләйлә вә Мәҗнүн" әсәрен иҗат итә. мәкаләсе Мөхәммәт Фөзүли әсәренең төп аермасы буларак 22 газәл. 2 мөрәббә, 2 мөнәҗәт кертүе билгеләнә.
Әсәрнең төп каһарманы Кәйс исемле шагыйрь тормышының мәгънәсен мәхәббәттә эзли.Мифический камень Йада в литературе и фольклоре тюрских народов www.academia.edu Сыйнфый-дини кагыйдәләр аның юлында киртә булып баса. Үзе яшәгән даирә кешеләре тарафыннан Кәйс тилергән булып күрелә һәм аңа "Мәҗнүн" дигән кушамат тагыла. Әсәрнең төп бәрешеле буларак, Кәйснең сылу Ләйләгә карата мәхәббәте аркасында нык гаеплүе ята. Әсәр ахырында мистик агымнар көчәйсә дә, автор чын кешелекле мәхәббәт хисләрен тирән тасвирлауга ирешә.
Россия Фәннәр Академиясенең Шәркыять институтында «Ләйлә вә Мәҗнүн» кулъязмаларының 12 исемлеге саклана.Дмитриева Л. В. Исторические и поэтические тюркоязычные рукописи и их творцы (по материалам собрания Института востоковедения Академии наук СССР) // Советская тюркология. — 1982. — № 5. — С. 73.
Ләйлә вә Мәҗнүн дөньясы Әйләнә-тирә Фөзүли әсәрендә тирән һәм киң сурәтләнә.
Төрле ландшафтлардан сахраларга әһәмият бирелә. Терлекләрдән ут күбәләге (pərvanə), былбыл (bülbül), күгәрчен (kəbutər), йор (qəzal), болан (gəvəzn), бүре (gürg), төлке (rubah), арыслан (arslan, şir), юлбарыс (pələng) и каплан(qaplan) тасвирлана; Үсемлекләрдән — роза (gül), лалә (lalə), нәргис (nərgis), самшит (şümşad) һәм кипарис (sərv); Илләрдән — Рум (Rum), Шәм (Şam), Согуд Гарәбстаны (Nəcd), Хиҗаз (Hicaz), Иранның Хорасан өлкәсе (Xorasan); Планеталардан — Чулпан, Юпитер (Müştəri, Bərcis), Меркурий (Ütarid), Мәрих (Bəhram) и Сатурн (Keyvan); Йолдызлыклардан — Хәмәл (Həməl), Гакрәп (Əqrəb) и Өлкәр (Sürəyya); Халыклардан: төркиләр (тürk) һәм гарәпләр (ərəb).
Галерея
Чыганаклар
Дмитриева Л. В. Исторические и поэтические тюркоязычные рукописи и их творцы (по материалам собрания Института востоковедения Академии наук СССР) // Советская тюркология. — 1982. — № 5.
Мифический камень Йада в литературе и фольклоре тюрских народов www.academia.edu
Искәрмәләр
Шулай да карагыз
Мөхәммәт Фөзүли Низами Гәнҗәви
Төркем:Азәрбайҗан әдәбияты Төркем:Шәрык әдәбияты