Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясе (, ) — 2013 елда Александр Сладковский тарафыннан төзелгән татар композиторларының һәм татар мәдәниятенә кайсыдыр ягы белән караган башка композиторлар әсәрләре җыентыгы, өч дисктан гыйбарәт. Мәшһүр татар музыка белгече Йолдыз Исәнбәт тарафыннан диск җыентыгының әһәмияте тирәнтен дәгъвалана. Дискның тасвирламасы татар, рус һәм инглиз телләрендә бирелә.

Тасвирлама Өч диск симфоник әсәрләрдән генә тора. Беренче һәм өченче ир-ат композиторлар әсәрләрен тәшкил итә. Беренче дискка Фасил Әхмәтов, Алмаз Монасыйпов, Фәрит Яруллин, Нәҗип Җиһанов, Александр Миргородский, Салих Сәйдәшев әсәрләре язылган. Өченче дискны Анатолий Луппов, Ренат Еникиев, Шамил Тимербулатов, Рәшит Кәлимуллин, Александр Чайковский әсәрләреннән гыйбарәт. Икенче дискта хатын-кыз композиторлар, ягъни Мәсгудә Шәмсетдинова, Резеда Әхиярова, Зөлфия Рәүфова, Елена Анисимова әсәрләре чагылыш таба.

Аудиоязмалар Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры төркеме тарафыннан башкарыла. Бу чара дәвамында оркестр "Интермеццо" (Мәскәү), "2013 елда Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада Башкарма дирекциясе", "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы, LUCIANO оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Проектка якынлыча 5 млн сум акча сарыф ителә һәм югары дәрәҗәдәге профессиональ аудиоязмалар булдырыла.

Эчтәлек +Татарстан Республикасы композиторларының музыка антологиясеДискларКомпозиторларӘсәрләрCD 1Фасил ӘхмәтовСимфония фа-минор, беренче кисәкАлмаз Монасыйпов"Муса Җәлил" симфоник поэмасыФәрит Яруллин"Шүрәле" балетыннан ике өзек:

"Утлы убыр белән Шайтан биюе" "Туй биюе"Нәҗип ҖиһановСимфония 2: өч кисәктә (тулысынча)Александр МиргородскийСалих Сәйдәшев җырларына симфоник оркестр һәм орган өчен увертюра-фантазияСалих СәйдәшевКызыл Армия маршыCD 2Мәсгудә Шәмсетдинова"Чыңгыз хан" симфониясе: өч кисәктә (тылысынча)Резеда Әхиярова"Моңлы сазым" симфоник поэмасыЗөлфия Рәүфова"Алтын гыйбадәтханә" симфоник картинасыЕлена Анисимова"Шудон Гур" симфоник фантазиясеCD 3Анатолий ЛупповТатар каприччиосыРенат ЕникиевЗур симфоник оркестр өчен "Рапсодия"Шамил Тимербулатов"Җиңүнең хатын-кыз йөзе" симфониясеРәшит КәлимуллинСимфоник фрескаларАлександр Чайковский"Аксак Тимер станы" ("Шәһре Елец, Мәрьям Ана һәм Аксак Тимер турында риваять" операсыннан өзек)

Тәнкыйть

Чыганаклар

Искәрмәләр

Төркем:Антологияләр