Рамис Сафин, Рамис (Рәмис) Фарук улы Сафин (1965 елның 1 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Апас районы, Урта Балтай) — журналист, җәмәгать эшлеклесе, Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте Башкарма комитеты рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы президиумы әгъзасы (2017 елның 3 августыннан), «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Сембер өлкәсендәге филиалы директоры, Сембер шәһәре иҗтимагый палатасы әгъзасы, Сембер өлкәсе губернаторы каршындагы милләтләр шурасы әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәреОбщественная организация "Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия". Предеседатель совета Сафин Рамис Фарукович .
Тәрҗемәи хәле 1965 елның 1 гыйнварында Татарстан АССР Апас районы Урта Балтай авылында туган. Урта Балтай урта мәктәбен тәмамлагач (1982), комсомол юлламасы буенча туган авылында калып, сыйныфташлары белән бер ел Крупская исемендәге күмәк хуҗалыкның терлекчелек комплексында эшли. Бер елдан терлекчелектә аларны унынчыны яңа тәмамлаган егет-кызлар алыштыра. Совет Армиясенә алынып, хәрби хезмәтне Монголиядә үтә. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укый. Радиода Рәзин Нуруллин җитәкчелегендә практика үткәндә, Казан дәүләт университетының журналистика факультеты деканы Флорид Әгъзамов җәйге практиканы Сембер телевидениесендә татар телендә яңа ачылган «Чишмәләр» тапшыруында үтәргә тәкъдим итә. Хезмәт юлын, университетның өченче курсын тәмамлагач, Сембер өлкә телевидениесендә башлый. Бүгенге көнгә кадәр Рамис Сафин бу тапшыру белән элемтәләрен өзми.
1989 елда гаиләсе белән Татарстаннан Сембергә килеп урнаша hәм татар телендә тапшырулар алып бара башлый.
Җәмәгать эше Сембердә эшли башлаган беренче көнәреннән үк өлкә һәм шәһәрдә яшәүче җирле татарларның иҗтимагый тормышында катнашып килә.
2005 елдан «Сембер өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте» иҗтимагый оешмасы () Общественная организация «Ульяновская областная татарская национально-культурная автономия». Общественная палата Ульяновской области башкарма комитеты рәисенең урынбасары, соңыннан рәисе итеп сайлана. Автономиядә һәр татар авылы турында китап чыгару бурычы куелган. Өлкәдәге 67 татар авылының 23енең тарихы турында китаплар чыккан, биш китап языла, «Сембер-Ульяновск төбәге татарлары» энциклопедиясен (2016) яңартып чыгару бурычы тора.
2017 елның ноябрендә, прокуратура ярдәмендә мәктәпләрдә татар теле укыту ихтыярига калган чорда узган БТК утырышында татар телен укытуны яклап чыгыш ясый:
Минемчә, татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә дә татар теле һәм татар тарихы укытылырга тиеш. Безнең авыр сугыш елларын кичергән бабаларыбыз: «Без барысына да риза, сугыш кына булмасын иде», — диләр. Без XXI гасырда: «Барысына да риза, телебезне генә алмасыннар», — дип әйтергә мәҗбүрбез. Балаларыбыз бүгенге көн вакыйгаларын 1552 ел вакыйгалары белән чагыштырып карамаслармы?Максим Кузнецов. Главный ульяновский татарин» Рамис Сафин нарывается на проблемы с прокуратурой и администрацией президента. 73регион.онлайн, 01.12.2017
2009—2011 елларда Сембер өлкәсе губернаторының милли мәсьәләләр буенча ярдәмчесе булып эшли.
Бәяләмә
Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2005 ел — «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале 2013 ел — «Халыклар дуслыгы» медале (Сембер өлкәсе) — «өлкәдә халыклар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен һәм хезмәттәшлекне урнаштыру, татар мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклау һәм үстерү өчен куйган хезмәтләре өчен» Рамис Сафин «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләнде. БТК сайты, 09.01.2014 2015 ел — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — «татар халкы алдындагы хезмәтләре өчен»Поздравляем Рамиса Сафина! mahalla1.ru, 25.03.2015 Сембер өлкәсе губернаторы, Сембер өлкәсе Закон чыгару җыелышының Мактау грамоталары 2019 ел — «Сембер шәһәренең иң яхшы кешесе» — шәһәр мактау тактасына исеме языла һәм фотосурәте эленәВ Ульяновске выбрали лучших людей города 2019 года. ИА Татарские новости Ульяновской области, 29.08.2019 2022 ел ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүе өченКотлыйбыз ! Ватаным Татарстан, 17.06.2022, № 84, 8нче бит 2025 ел ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медалеЗилә Мөбәрәкшина. Рөстәм Миңнеханов татар эшмәкәрләре җыенында дәүләт бүләкләрен тапшырды. Татар-информ, 28.02.2025 Гаиләсе Хатыны Рамилә, Урта Балтайдан, Сембер Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре. Уллары Алмаз КФУ, асптрантура тәмамлаган, кызлары Алсу КФУ тәмамлый, алты ай АКШта укыганАнастасия Гайнутдинова. Рамис САФИН: «Әби-бабаларым, әти-әнием тапшырып калдырган ядкарьләр — иң зур байлыгым». tatar-congress.org, 06.06.2020.
Искәрмәләр
Әдәбият Ландыш Нәсыйхова. «Мин сезне сөйдем». «Гаилә һәм мәктәп», 2020 ел, июнь, 2-5нче бит.
Сылтамалар
Сембер өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма комитеты рәисе Рамис Сафин. БТК сайты Новогоднее поздравление председателя УОТНКА. Информационное агентство «Татарские новости Ульяновской области»
Моны да карагыз
Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:Сембер өлкәсе журналистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:«Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр Төркем:Җәмәгать эшлеклеләре Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр