Төркистан рейхскомиссариаты — Өченче рейх тарафыннан ССРБ территориясендә оештырылырга тиешле булган бишенче рейхскомиссариаты.
Бөек Ватан сугышы башлану алдыннан алман теоретигы Альфред Розенберг ССРБ җирлегендә алман вәкилләре җитәкләгән берничә ярымдәүләт - рейхскомиссариат - оештыру планын эшләгән иде. Бу планга ярашлы Алмания җиңүдән соң биш рейхскомиссариат төзелергә бурычлы иде: Украина, Кавказ, Остланд, Мәскәвия һәм Төркистан. Территорияләр һәм административ бүленеш Баштан Төркистан рейхскомиссариаты эченә биш Урта Азия республикасы (Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Кыргызстан)Безыменский А. А. Генеральный план «Ост»: замыслы, цели, реальность // Вопросы истории. — 1978. — № 5. — С. 78, ике Идел-Урал республикасы (Татарстан, Башкортстан), Алтай республикасы һәм кайбер мәгълүматларга караганда Мари Иле белән Удмуртия җирләре керергә тиешләр иде. Төркистан һәм Идел-Урал легионнары 1941 елның көзендә алман әсиренә эләккән төрки халыклар вәкилләреннән Төркистан һәм Идел-Урал легионын туплау эше башлана.
Искәрмәләр
Сылтамалар Идел-Урал легионы
Төркем:Өченче рейх Төркем:Икенче бөтендөнья сугышы